Казанда сентябрь ахырына кадәр «Мега» янында хәрәкәт чикләгәннәр

Казанда Җиңү Проспектында урнашкан «Мега»сәүдә үзәге янында транспорт хәрәкәте төзелеш эшләре башкару сәбәпле, 2021 елның сентябрь ахырына кадәр чикләнде. Бу хакта Татарстан башкаласы Мэриясе порталында хәбәр иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, IKEA каршында OBI кибете күчәргә тиешле аерым торучы бина төзелә. Яңартылган форматта гипермаркет киләсе елның көзендә ачыла. Ә» Мега » да OBI күчкәннән соң киңәйтелгән ял һәм күңел ачу кластеры, шулай ук яңа кибетләр барлыкка киләчәк.


Фикер өстәү