“Газпром” Болгария һәм Польшага газ җибәрүне туктаткан

Болгариянең “Булгаргаз” һәм Польшаның PGNIG компанияләренә газ килми башлаган.

“Газпром”, газ өчен сумнарда түләүдән баш тартулары сәбәпле, Болгариянең «Булгаргаз” һәм Польшаның PGNiG компанияләренә ягулык җибәрүне тулысынча туктату турында хәбәр иткән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

“Газпром экспорт” «Булгаргаз» һәм PGNiG компанияләренә 27 апрельдән, Россия Президенты указы нигезендә билгеләнгән тәртиптә түли башлаганчы, газ җибәрүне туктатып тору турында хәбәр итте”, – диелгән Telegram-каналдагы язмада.

Анда 2 6апрельнең эш көне азагына яңа система буенча түләүнең алынмаганлыгы искәртелгән.
Компаниядә искә төшереп үтелгәнчә, Болгария һәм Польша – транзит дәүләтләр. Ягъни газ шуларның территориясе аша башка илләргә китә. Әгәр алар башка дәүләтләр өчен билгеләнгән газны урлый башласа, транзит күләме урланган күләмгә киметеләчәк.


Фикер өстәү