Рөстәм Миңнеханов алдынгы татарстанлыларга дәүләт бүләкләрен тапшырды

Казан Кремлендә алдынгы татарстанлыларга дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды. Төрле өлкәләрдә һөнәри югарылыкка ирешеп, алар республиканың социаль-икътисади лидерлыгына сизелерлек өлеш кертә һәм Россиянең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыра. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләгенә лаек булган кешеләргә шундый бәя бирде.

Президент билгеләп үткәнчә, әлеге бүләкләү тантанасы якынлашып килүче Яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланган. Шул ук вакытта, Миңнеханов искәрткәнчә, тиздән илебез һәм республикабыз төп хәрби бәйрәмнәрнең берсен – Җиңү көнен билгеләп үтәчәк.

Бүләкләнүчеләр арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары – сугыш хәрәкәтләрендә турыдан-туры катнашучылар да, тыл хезмәтчәннәре дә бар иде. Татарстан Президенты аларга «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды, якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм фашизмны җиңүгә өлеш керткәннәре өчен олы рәхмәтен белдерде.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов тантанага килгән һәркемгә хезмәттәге казанышлары өчен тагын бер тапкыр рәхмәт әйтте. Шуннан соң бүләкләү тантанасы башланды, аның барышында 48 кеше 42 – республика һәм 6 федераль бүләккә лаек булды. Алар арасында Александр Невский ордены, «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале, «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» һәм «Дуслык» орденнары, шулай ук башка мактаулы исемнәр һәм медальләр бар.

 


Фикер өстәү