Шахмат ярышына килгән 12 яшьлек кызны ана эт өзгәләп ташлаган

Сочида овчарка 12 яшьлек кызны өзгәләп ташлаган. Ул Саратовтан шахмат буенча Россия беренчелегенә килгән булган.

Җирле матбугат хәбәр итүенчә, 12 яшьлек Полина Куникова ярышларга әнисе белән килгән. Кичә кич Сочиның ЛОО бистәсендә йөргәндә кыз ташландык төзелеш мәйданында көчекләрне күреп ала. Кыз алар янына киләм дигәндә, ана эт аңа ташлана һәм өзгәләп ташлый.

Кызның мәетен этне ашатырга килүче күреп ала. Хәзерге вакытта әлеге фаҗиганың сәбәпләре ачыклана.

 

 


Фикер өстәү