Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә ифтар мәҗлесендә катнашты

Күп конфессияле, күп телле һәм күп милләтле илдә мондый очрашулар чын мәгънәсендә вакыйга булып тора. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә узган ифтар мәҗлесендә шулай диде. Ифтар мәҗлесе “Рамазан чатыры” еллык мәдәни-хәйрия проекты кысаларында оештырылды. Биредә Татарстан кичәсе узды.

Парламент башлыгы ифтарга җыелган халыкны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, парламент һәм Хөкүмәт, гомумән, Татарстанның бөтен күпмилләтле халкы исеменнән сәламләп, мөселманнар өчен мөһим бәйрәмне оештыручыларның һәммәсенә рәхмәт белдерде. “Бу традицияне сакларга кирәк, безне берләштерә ул. Ифтарда бер-беребезгә тагын да якынаябыз, танышыбызны күрсәк, аңа кул сузабыз”, – диде ул.

Парламент башлыгы, моннан төп-төгәл бер ел элек Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү турында карар кабул итүе өчен, Россия Президенты Владимир Путинга җылы рәхмәт сүзләре ирештерде.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, ислам – тынычлык сөюче дин. Татарстанда барлык халыкларның традицияләре ихтирам ителә. “Күп мәчетләр төзелде һәм яңартылды, православие храмнары торгызылды. Тынычлык – кадерләп сакланырга тиешле әйбер. Ә безнең ислам дине моңа хезмәт итә, – дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Бары тик тынычлык-татулык булганда гына иртәгесе көн турында уйларга мөмкин».

Еллык мәдәни-хәйрия акциясен, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Мәскәү хөкүмәте ярдәмендә, башкаланың Диния нәзарәте үткәреп килә. Һәр ел саен мәчет янында мохтаҗларга ифтар күчтәнәчен өләшү оештырыла. Ә чатыр 500 кешене сыйдыра.

Татарстан кичәсенә күренекле милләттәшләребез – сәясәтчеләр, дин, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, табиблар, галим, спортчылар һ.б. чакырыла. Быелгы чарада шулай ук республика вице-премьеры – Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Россия Президенты Эчке сәясәт идарәсенең Дини оешмалар белән берлектә эшләү департаменты башлыгы Евгений Еремин катнашты.


Фикер өстәү