Төнлә Татарстанда -7 градуска кадәр суытачак

Иртәгә, 2 майда, Татарстанда салкынча һава торышы саклана, төнлә кырау төшәчәк.

Татарстанның Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, республикада аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшем ихтималы аз. Иртән һәм көндез бераз яңгыр яварга мөмкин.

Төнлә республика буенча һава температурасы -3..+2, Казанда -1..+1, көнчыгыш районнарда -7 градус була. Көндез 9-14, Казанда 12-14 градус җылы булачак.

Метеорологларның якынча фаразларына караганда, алдагы көннәрдә республикада температура күтәреләчәк. Төнлә кырау төшүләр әкренләп бетә.

 


Фикер өстәү