Бакча йортында янгын чыгып бер хатын-кызның гомере өзелгән

Татарстанның Яшел Үзән районы Атлашкино авылында төнлә бакча йортында янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр килгәндә йортны тулысынча ут ялмап алган булган. Алар 32 квадрат метр мәйданда янгынны сүндергәннәр.

Янгыннан соң хәрәбәләрне сүткәндә 78 яшьлек хатын-кызның мәете табылган. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын электр приборларын дөрес кулланмаудан килеп чыккан.


Фикер өстәү