Ике малай алтычы кат тәрәзәсеннән егылып төшеп исән калганнар

Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәрендә ике малай алтынчы кат тәрәзәсеннән егылып төшкәннәр. Бу хакта җирле тикшерү комитеты хәбәренә сылтама белән ТАСС яза.

Ведомствода хәбәр итүләренчә, балаларны хастаханәгә алып киткәннәр, аларның баш мие селкенгән һәм йомшак тукымалары җәрәхәтләнгән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, малайлар әтиләре 10 минутка фатирдан чыгып кергән арада егылып төшкәннәр. Гаилә имин дип санала, исәптә тормый.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү