Татарстанның Аксубай районы Иске Ибрай авылында бер катлы шәхси бүрәнә йорт янган.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын турында аларга 9:57 сәгатьтә хәбәр иткәннәр. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә ут 90 квадрат метр мәйданны биләп алган булган. Янгын вакытында йортның түбәсе дә җимерелеп төшкән.
Янган конструкцияләрне сүткәндә, 47 яшьлек хатын-кызның гәүдәсен тапканнар. Ул бүлмә идәнендә яткан булган.
Хәзер янгынның сәбәпләре ачыклана.