Татарстанда янган йорт эчендә 43 яшьлек хатын-кыз белән 10 яшьлек баланың үле гәүдәсен тапканнар

Бүген 10.44 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрнең 112 номерына Азнакай районының Чалпы авылында бер катлы шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр кергән. Бу хакта “Татар-информ” Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Янгын сүндерүчеләр килгәч, шәхси йортның залында 2 кв.м чамасы мәйданда йорт җиһазына ут кабуын күргәннәр. Утны сүндергәндә, коткаручылар 43 яшьлек хатын-кызның һәм 10 яшьлек кызның мәетенә тап булганнар.

11.30 сәгатьтә янгын тулысынча сүндерелгән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, электр җиһазыннан дөрес файдаланмау һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү фаҗигагә китергән. Утта янган мебель калдыклары арасында кер үтүкләү тактасының элементлары табылган.


Фикер өстәү