Татарстанда куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган продукция сату сәбәпле, тикшерү башланды. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Социаль челтәрләрдә бер бала чак кына кибеттә сатып алынган батонда булган чыбык белән тончыкмаган дигән мәгълүмат пәйда булды. Кызның тамагын батон эчендәге тимерчыбык җәрәхәтләгән.
Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.