Казанда Җиңү көнендә салют карау өчен иң яхшы урыннарны атадылар

Казанда Җиңү көнендә бәйрәм салютын карау өчен иң яхшы урыннарны Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов санап үтте. 

«Бәйрәм салюты 22.00 сәгатьтә «День Победы» җыры белән башлана. Аның трансляциясен «ТНВ» телеканалыннан карап булачак.

Салют Казансу акваториясендә аттырыла. Аны карау өчен иң яхшы урыннар –  Меңьеллык мәйданы һәм Казансу яр буе, «Казан» гаилә үзәге яны һәм Кремль яр буе», – диде Азат Абзалов.

9 майда Казан гарнизоны гаскәрләренең башкаланың Меңьеллык мәйданыннан тантаналы рәвештә узачак. Анда меңнән артык кеше катнаша, 24 берәмлек хәрби техника күрсәтеләчәк.

Парадны карау өчен иң яхшы урын Казан Кремле янындагы сөзәк урын булачак. Бәйрәм концертында Россиянең атказанган артисты Дмитрий Дюжевның чыгыш ясаячак.


Фикер өстәү