6 стадионга җанатар паспорты белән генә кертәчәкләр

Россиянең алты стадионына 4 июльдән җанатар паспорты (Fan ID) белән генә кертә башлаячаклар.

Казанның «Ак барс Арена»сыннан тыш әлеге системаны «Ростов Арена» (Ростов-Дон), «Екатеринбург Арена» (Екатеринбург), «Фишт» (Сочи), «Нижний Новгород» (Түбән Новгород), «Самара Арена» (Самара) сынап караячак. Fan ID – иминлекне тәэмин итү максатыннан, тамашачыларны, уенда катнашучыларны һәм аңа җәлеп ителгән башка кешеләрне тану өчен кирәкле электрон документ ул.

Сүз уңаеннан, Казанда җанатар паспорты инде 2017 елда Конфедерацияләр кубогы һәм 2018 елда дөнья чемпионаты уеннарында файдаланылган иде.


Фикер өстәү