Тукай районында фермер бер ел эчендә 80 миллион сум акча эшләгән

Депутатлар 2021 елдагы керемнәре турында хисап тоткан.

Фермер Равил Миңнехуҗин узган елда иң күп – 80,5 миллион сум күләмендә акча эшләгән, дип яза ”Челнинские известия”. Мөгезле эре терлек үрчетү белән шөгыльләнә ул. Суднолар төзү заводына, җир кишәрлекләре, торак булмаган бүлмәләр, “Bentley Continental GT Speed”, “ГАЗ 3110”, “ГАЗ 21” автомобильләренә ия. Депутатның хатыны бер ел эчендә 193,6 миллион сумлык керем алган. Аның өч фатиры (153, 121, 107 кв.м мәйданда),ике йорты (380, 157 кв.м.), җир кишәрлекләре, торак булмаган бүлмәләре, “Hyundai Solaris”, “Volkswagen Golf”, “Mercedes-Benz” маркалы машиналары һәм төрле авыл хуҗалыгы техникасы бар.

Районнан тагын бер депутат-фермер Айгөл Ханова 43,9 миллион сумлык керем алганлыгын күрсәткән. Ул кош-корт үстерә. Торак йорты (278 кв.м.), җир кишәрлекләре, авыл хуҗалыгы объектлары, “Renault Arkana”, “Mercedes-Benz GLC 300”, “LADA LARGUS” машиналары бар.

“ПФ Автотехпласт” башлыгы, депутат Әлфир Маннанов 23 миллион сум күләмендә акча эшләгән. Торак йортка (178 кв.м.), җир кишәрлекләренә, “Mazda CX-5” автомобиленә ия.


Фикер өстәү