Татарстанда 30 яшьлек хатын-кыз 13 кат тәрәзәсеннән егылган

Кичә 11.30да Чаллының 28 комплексындагы йортка полиция һәм «ашыгыч ярдәм» чакытрканнар. Шаһитләр җирдә биеклектән егылу билгеләре булган хатын-кыз ятуын хәбәр иткән. Тик аңа ярдәм итә алмаганнар, ул үлгән булган.

Тикшерү барышында Чаллыда яшәүче 30 яшьлек хатын-кызның 13 каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшүе ачыкланган.

Әлеге хәлнең сәбәбе билгеле түгел. Фаҗига булган урыннан һәлак булучының кесә телефоны табылган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү