Авыр хәлдә калган гаиләләр өчен иске велосипедлар җыялар

Казанда хәйрия акциясе старт алды, аның кысаларында шәһәр халкы, авыр хәлдә калган гаиләләрдәге балаларга ремонт ясап тапшыру өчен, файдаланылмый торган велосипедларын тапшыра ала. Әлеге чарада 15 майга кадәр катнашырга мөмкин.

Велосипедлар Дачная урамы, 22 адресы буенча кабул ителә. Аларны алып килер алдыннан 8(950)319-78-20 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

Барлык теләүчеләр дә велосипедларны ремонтлау өчен акча да күчерә ала. Кирәкле сумма 16 майда игълан ителәчәк.


Фикер өстәү