«Болгар радиосы» Радио көненә бүләк әзерләгән

Иртәгә «Радио — минем язмышым!» дигән махсус эфир булачак.

Бүген — 6 май көнне «Болгар радиосы» якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан «Урам» паркында бүләкләр уйнатты! Ә иртәгә исә «Болгар радиосы» дулкынында көн дәвамында радиода эшләп киткән шәхесләр үз истәлекләре белән бүлешер!

Иртәгә сез Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, профессиональ диктор Фоат Галимуллин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, концертмейстер Мөнирә Хәбибуллина, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, күп кенә җырлар авторы Шәмсия Җиһангирова, Танылган диктор Фәйрүзә Мәсгут, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зилә Сөнгатуллина хатирәләрен ишетә алырсыз.


Фикер өстәү