Сания Әхмәтҗанова: «Телебез – хаста Тукай хәлендә»

Шагыйрь белән әңгәмә, телисеңме син, теләмисеңме, ахыр чиктә барыбер җанга тигән күренешләр, вакыйгаларга барып тоташа. Сания апа Әхмәтҗанова белән дә юбилей мөнәсәбәте илә күтәренке рухта бер матур, фәлсәфи әңгәмә корырбыз дип ниятләгән идек юкса. Шагыйрь туган телебез, иҗат әһеленең бүгенге хәл-яшәешенә күз йомса, шагыйрь була алмый торгандыр ул.

Сания апа, шигърият ул

– …ирек. Җан, фикер, сүз хөрлеге, уйларның ирекле очышы. Бәйсез җанда гына чын шигырь туа ала. Үзеңә чикләү саласың икән, димәк, алдашасың. Бу инде шигърият түгел. Бу – уйдырма. Чынбарлыктагы киртәләр аша сикереп, читлекләрне ватып, араннарны җимереп, җан шигырьдә бәйсезлеккә ирешә. Шөкер, рухны сафларга, иң әүвәл – догалар, аннан инде, түгелеп сафланырга шигырьләр бар. Тик синең җан авазыңны, бәгырь аһыңны сеңдергән көйле юлларның һәркайсы да ирекле очыштамы, әллә кайберләренең канат очы киселгәнме? Менә монысы инде – башка мәсьәлә.

Иҗатны хатынкызныкына, иратныкына бүлү дөресме?

– Гомумән алганда, уртак бер исем белән аталса да, хатын-кыз шигърияте дә, ир-ат шигърияте дә үз асыл сыйфатларына ия, билгеле. Хатын-кызның эчке дөньясы, тоемлавы, ана буларак хисләре, дөньяга карашы ир-атныкыннан үзгә бит. Болар барысы да шигърияттә чагылыш таба, билгеле. Риза Фәхретдин үз заманында мондыйрак эчтәлектәге сүзләр әйтеп калдырган: хатын-кызлар, ана кеше буларак, балаларга якынрак торганга күрә, алардан ир-атларга караганда яхшырак мөгаллимнәр чыгачак. Менә мин дә, хатын-кызлар, ана кеше буларак, балаларны яхшырак белгәнгә, аларны төрле хәл-вакыйгалар вакытында күзәтеп торганга, сөйләшү-аралашуларын ишеткәнгә, алардан яхшырак балалар язучысы чыгадыр, дип уйлыйм. Укытучы хатын-кыз әдип-шагыйрьләребез – моның матур мисалы. Хатын-кызны гомумән шагыйрьгә санамаучы ир-ат каләмдәшләребез дә бар.

Миңа калса, кайбер ират язучылар мәхәббәт кишәрлекләрендә ялкау кыймылдап, 34 строфалык чи «покос»лар калдырып, бер урында таптанып торганда, ир йөрәкле хатынкыз шагыйрьләребез, әдәби мәйданда аяк терәп, нык селтәнеп, покосларын киң алдырып, үз юлыннан чыкмый алга баруын белә.

Шагыйрь елъязмачы ролен үтәргә тиешме? Хәер, илкөн вакыйгаларына үз фикереңне шигъри телдә әйтү соңгы арада популярлашты да кебек.

– Синең әсәрләрең хәзерге көн укучысы өчен генә язылмый бит. Аларны күпмедер вакыттан соң укыгач та, шул чор, вакыйгалар, тормыш-көнкүреш, кешеләрнең тышкы кыяфәте күзалланырга тиеш. Дөрес, бу һәр шигырьдә алай була алмый. Мин татар шагыйре икәнмен, әсәрләремә, һичшиксез, миллилек хас булырга тиеш. Тик ул ясалмалыктан ерак торсын. Иманлы, тәүфыйклы, чиста, саф, үз халкым кебек горур булырга тиеш минем иҗатым да. Син һәр вакыйганы тизрәк шигырьгә кертеп куясың, диләр кайчак. Булсын! Бу вакыйга иртәгә инде тарих кына булып калачак. Мин бит милләтемне зурлый яки бик үк зурламый, үрнәк булырлык яки сабак бирерлек хәлләр турында язам.

Тиздән Татарстан китап нәшриятында чыгачак яңа китабымда андый күңелле дә, фаҗигале дә күренешләрне чагылдырган шигырьләр шактый икән. Алар нибары соңгы ике елда иҗат ителгән. Ул шигырьләр берсе дә, тукта, елъязмачы булыйм әле, дип язылмаган инде. Вакыт тиз уза. Укып карыйм да, менә бу вакыйга бу вакытта булган икән, дип, шигырьдән карап искә төшерәм. Вакыйгалар еш алышына, алар артыннан өлгереп тә булмый. Күңеллерәк, матуррак, төслерәк шигырьләр иҗат итәсе килә.

Сез талантлы спортчы Камилә Вәлиеваны яклап та шигырь яздыгыз. Бу фикерне күпме кеше ишетте?

– Камилә Вәлиева турында мин берничә шигырь яздым. Аның исеме белән хештег куелгангадыр, социаль челтәрдәге сәхифәмә дөньяның төрле почмакларыннан йөз меңнәрчә төрле милләт кешесе кереп, «йөрәк» билгесенә басып, талантлы спортчыбызга теләктәшлек белдерде. Башка вакытта, башка очракта булса, Камиләгә багышланган контентым шулкадәр популяр булыр идеме, әйтә алмыйм. Монда безне – төрле милләт, төрле кыйтга кешеләрен телгә, дингә карамыйча, Камиләбезнең талантына соклану һәм аңа ярдәм итү теләге берләштерде дип уйлыйм. Бер-ике каршы фикер дә булмады түгел. Ни кызганыч, алары үзебезнекеләр, үз татарларыбызныкы иде.

Бушап калган нигез, ялгыз картлык, заман, милли мәсьәләләр сезнең шигърият зур проблемаларны күтәрә. Юкса кайбер ират шагыйрьләр дә мәхәббәт шагыйре булудан ары узмый

– Кемне нәрсә борчый, җанын нәрсә талкый – шул хакта сырлыйдыр инде. Авырткан җирне гел сыйпап-сыпырып торган кебек. Мин ул темаларга язасым килгәнгә түгел, язмый кала алмаганга язамдыр, мөгаен. Мәхәббәт темасы дигәннән, мәхәббәт ул күптөрле бит. Минеке дә туган телгә, әти-әни нигезенә, авылдашларга, эчкән суым, тәпи атлап киткән җиремә мәхәббәт. Әле яңарак кына туган ягым Арчада кунак булып, иҗат кичәмне бәйрәм итеп, кабат иҗатка рухланып килдем. Мин якташларымның үземә карата иң саф, иң самими ярату, хөрмәт хисләрен тойдым. Аларны зурлап, кадерләп, яратып язган шигырьләремнең кайтавазы иде бу, минемчә.

Сезнең өчен тыелган тема бармы?

– Коръәндә, динебездә тыелган әйберләр минем өчен дә тыелган. Әдәби әсәрләр кешедә рухи сафлык, тормыш сөючәнлек, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләргә тиеш. Шуңа күрә алар әдәби-нәфис басма дип аталадыр да. Мин кечкенәдән бозыклык, пычраклык, кансызлык турында укырга, андый фильмнар карарга яратмадым. Безнең телебез бай. Иң усал фикерне белдерү өчен дә иң матур, үтемле сүзне эзләп табарга була. Сүзлекләр белән генә дус булырга кирәк.

  Ә колачлап эшлисе килгән тема нинди?

– Иҗади планнарым, кызыккан темаларым бар. Язуга караганда, минем өчен әзерлек этабы катлаулырак. Аерым шәхесләргә багышланган әсәрләр иҗат итәргә теләсәң, аеруча күп укымыйча, эзләнмичә, әзерләнмичә генә булмый. Без бер төрле уйлыйбыз, Күктә башкача хәл итеп куелган булуы бар. Кулдан каләм төшкәнче язарга насыйп булсын инде.

Хатынкыз шагыйрьгә танылу, әйтик, Тукай премиясен алу җиңелме?

– Мин быелга кадәр Тукай премиясе тапшыруны бәйрәм тантанасы буларак кына кабул итеп килдем. Ләкин моңа кадәр дә, читтән карап кына, Тукай премиясе өчен көрәшүчеләрнең хәлләрен күреп-аңлап, аларны кайчакта кызганып та, теләктәшлек белдереп тә йөргән булды. Әмма бу вакыйганың быелгы кебек үк күңелгә үтеп кергәне юк иде. Сүзем Флера апа Гыйззәтуллина кандидатурасы турында барганны аңладыгыз инде. Олпат язучыбызның иҗаты белән мин яшьтән үк кызыксынып килдем. Остазым Марсель ага Галиев тә: «Күрдеңме әле, «Казан утлары»нда Флера апаңның яңа поэмасы чыккан. Укы, өйрән әнә, шулай итеп иҗат итәләр аны», – дип киңәш бирә иде. Мин, акрынлап, Флера апаның сүз тылсымына бирелеп кереп киттем, әсир төштем. Чыннан да, бүген арабызда язу осталыгында Флера апа кадәр камиллеккә ирешкән, каләменең йөгереклеге, саллылыгы, җитезлеге, кыюлыгы буенча аңа җитәрдәй каләм иясе сирәктер. Ул: «Көннәр буе язам, укыйм һәм тагын язам», – ди. Соңгы вакытта бигрәк тә якынаеп киткән идек. Кайсыдыр бер газетада шигырьләрем чыкса, ул үзенең бәясен бирә. Тукай премиясенә кандидат булуын белгәч тә, фикерләшеп, аралашып тордык. Ул төшеп калыр дигән уй минем башыма да кермәде. Ул үзе дә премия аласына инанган иде шикелле. Бер сөйләшүдә шулай да: «Хәзер бу премиянең миңа кирәге юк инде. Мин үземне бөтен тирә-юне дә, эче-тышы да янып көлгә калган, дүрт стенасы гына кагаеп, кара кисәү булып каткан, ялгыз, ташландык өй кебек хис итәм», – дигән иде. Менә хәзер ул нинди халәттә икән? Мин, аның премияне алмаганын белгәч, шалтыратырга да курыктым. Ул үзе шалтыратты. «Сания, син миңа чын дөресен әйт: үттемме мин, юкмы?» – дип сорады. Мин нәрсә әйтергә белмичә, үземне гаепле санап, башымны аска иеп, беркавым дәшми тордым. Миңа шушы ил карчыгы, әдәбиятның ак әбие каршында, бөтен татар халкы өчен, бүгенге буын вәкилләре өчен оят булды.

Безгә бер мыскал иҗатыбыз белән «мин шагыйрь» дип күкрәк кагып йөрү дә оят бит инде алайса! Бүгеннән каләмне ташларга, шагыйрь исемен күтәреп йөрмәскә, бөтенләй язмаска кирәк болай булгач. Дөрес, каләм әһеле Тукай бүләген алу өчен генә язарга тиеш түгел түгелен. Әмма беркөн иҗатыңны бизмәннәргә салганда, исемеңне башка берәүнең исеменә каршы куйсалар, кем вөҗданы нинди мөһер сугар да, кайсысының ваемсыз каләм селтәнүе белән исемлектән сызылып атылырсың? Шундый уйлар

Флера апа инде моңарчы да Тукай премиясенә тәкъдим ителгән булган, нигә ул чакта яклап чыкмадыгыз, дип әйтүчеләр дә бар. Ә бит кичә белән бүгеннең аермасы бар! Бүген безнең телебез, әдәбиятыбыз аеруча яклау көтә. Туган телебез – хаста Тукай хәлендә: үзе бибәһа кыйммәткә ия, үзенең кадере юк.

Быел язучыларга ике Тукай премиясе бирелгән очракта, бу туган телебезне, татар язучыларын яклап белдерелгән матур адым буласы иде, минемчә.

Иҗат гаиләгә вакыт калдырмый, диләр

– Иҗат аргамагы яныңда кешнәп, иңнәремә мен дип торганда, язып калырга, сылтау тапмаска кирәк. Һәр нәрсәнең үз вакыты була. Тукта әле, менә балалар үсәр дә, шул вакытта язарамын дип, каләмеңне читкә тибәрергә ярамый. Яшь вакытта азрак йокласаң да була. Төнлә язарга яки иртән барысыннан да иртәрәк торып булса да, вакыт табарга кирәк.

Иң зур теләгегез нинди?

– Һәр вакытта да борчу-мәшәкатьләр дә, авырлыклар да булып торган. Иң мөһиме туасы таңнарга, килер көннәргә ышанычны җуймыйк, өметтә калыйк, кеше булыйк.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү