Донецк башлыгы Россиядәге беренче илчесен билгеләде

ДХР башлыгы Денис Пушилин Ольга Макееваны Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе итеп билгеләде. Бу хакта 6 май көнне изаланган Указда хәбәр ителә.

Ольга Александровна Макеева 1974 елның 21 ноябрендә Донецк шәһәрендә туган. 2018 елның 14 сентябреннән 20 ноябренә кадәр Донецк Халык Республикасы парламенты спикеры вазыйфаларын башкарган

Ольга Макеева педагогика училищесын һәм юриспруденция белгечлеге буенча Донецк милли университетын тәмамлаган.


Фикер өстәү