Ирле-хатынлы ветераннар: «Без күргәнне сез күрмәгез!»

Кукмара районының Өлге авылында ирле-хатынлы сугыш ветераннары Хәтирә апа белән Мөбарәкҗан абый Салиховлар яши. Шөкер, быелгы Җиңү бәйрәмен дә үз аякларында, шатланып каршы алалар.  Бергә гомер итүләренә дә 68 ел инде.  Хәтирә апага бер айдан – 99, Мөбарәкҗан абыйга 96 яшь тула. Икесенең дә хәтерләре бик яхшы. Әле менә шушы көннәрдә генә район башлыгы килеп хәлләрен белгән, Җиңү көне белән котлаган. Май аенда алардан болай да кунак өзелми. Килгән кешене сөенеп каршылыйлар.

– Икебез дә шушы авылдан без. Күрше урамнарда гына яшәсәк тә, яшь вакытта бер-беребезгә игътибар ителмәгән. Насыйп ярлар булгач, соңлап кына гаилә кордык. Кияүгә чыкканда 30 яшемне тутырган идем инде, – ди Хәтирә апа.  – Шөкер, Мөбарәкҗан абыең ипле кеше булды. Юкка-барса кәефемне кырмады. Бик аңлашып яшибез.

Алар бер-берләрен ярты сүздән генә дә түгел, күз карашыннан аңлый инде хәзер. Хәтирә апа әле дә картына үзе чәйләр әзерләп бирә, ашарга да пешерә икән. Тавыкларын да бетерми торалар.  “Урамга чыккан саен, берәр йомырка алып керәм”, – ди Хәтирә апа.  Ә кызларының әти-әниләренә җылы ризыкны үзләре пешереп ашатасы килә. Күрше егетенә генә кияүгә чыккан Асияләре әнә шулай гомер буе әти-әнисен кадерләп яшәтә. Казанда яшәүче Әлфияләре дә һәр атна ял саен туган йортына кайтып йөри. Әле менә без шалтыратканда да Әлфияләре яннарында иде. Ул да әти-әнисенең әле һаман сугыш хәлләрен сөйләшүләрен әйтә.

Хәтирә апа искә ала:

– Авылдан дүрт кызны хәрби комиссариатка чакырттылар. Ул чакта миңа 19 яшь иде. Безне  кем сугышка алсын соң, дип юл буе көлешеп бардык. Янәсе, буйларбыз кечкенә. Тик соңыннан еларлык булды.  Сәрбиҗамал белән мине сайлап алдылар. Буй кыскага карамадылар, иякне күтәреп, аяк очларына басып тордык.  И еладык инде шул чакта. Сугыш күргән кешемени без? Әни ничек чыдар? Исән кайта алырбызмы?  Елап ятып, берни эшләп булмасын аңладык. Башта Мәскәүгә җибәрделәр. Анда радистлыкка өйрәттеләр. Химки шәһәрендә разведчиклыкка укыттылар. Аннары ниндидер вагонга төялдек. Юл буе, әнием янына кайтарсыннар иде, дип теләдем. Тизрәк авылыма кайтасым килде. Тик булмады. Безне Ленинградка җибәргәннәр икән. Поезддан төшкәч, дошман күрмәсен дип, Ладога күлендәге боз өстеннән 70 километр шуышып бардык. Шулай итеп,  Ленинград камалышына килеп кердек. Без күргәнне сез күрмәгез, кызым!

Хәтирә апа аэростатчылар частенда хезмәт итә. Киров исемендәге заводны аэростатчылар ярдәмендә немец самолетларыннан саклыйлар.

– Аэростат ул –  эченә водород тутырылган, миналар беркетелгән трослар белән күк йөзен томалап, дошман самолетларына түбән биеклектән очарга комачаулаучы корал. Шарны җиргә төшереп, эчендәге водородны алыштыру безнең өстә иде. Кышкы суыкларда тимер тросларны  ялан куллап тотып тартырга туры килә иде.  Бияләйләребез ертылып бетәр иде, – дип сөйли Хәтирә апа. – Безгә тәүлегенә 125 грамм ипи, 75 грамм сохари бирерләр иде. Суыктан, ачлыктан, ял җитмәүдән шешенә идек. Аяк-кулларның көче калмады. Әмма без бирешмәдек. Дошманны җиңү теләге зур иде. Биредә без 24 татар кызы идек. Русча белмәгәч, безне «Не белмәс» отряды дип тә йөрттеләр. Ленинград камалышындагы 900 көннең яртысын мин дә күрдем.

Шунда күрсәткән батырлыклары өчен ул «Ленинградны саклаган өчен» медаленә лаек була. Хәтирә апага 1945 елның августында гына туган авылына кайту бәхете елмая.   Алар Сәрбиҗамал белән икесе дә өр-яңа шинельләр киеп кайталар.

Мөбарәкҗан абый фронтка чакыру кәгазен 1943 елның нояб­рендә ала.

– Безнең әти башта Суслонгерда була. Ул вакытларны бик искә аласы килми аның. Суслонгер сугыштан да начаррак иде, дигәне бар. Анда безнең авылдан да күп кеше була. Шактые үлә. Әти дә Суслонгерда чакта ук үлем белән күп тапкырлар очраша.  Бик каты җәберләүләргә  түзәргә туры килә аңа. Ач килеш агач ташырга туры килә. Алар анда ачлыктан да тилмерәләр, – дип сөйли кызлары Әлфия. – Алты ай тулгач, әтине  Калининград фронтына җибәрәләр. Әтине укчылар полкына пулеметчы итеп билгелиләр.   Бервакыт ул аягы белән чокырга баса.  Ә анда мина була. Аның ике аягы да  яралана.

Мөбарәкҗан абыйга бик озак госпитальдә дәваланырга туры килә. Аяклары тиз генә төзәлми. Сугышка керәсе килсә дә, аны инде бүтән кертмиләр. 1944 елда авылына кайтарып җибәрәләр. Ул сугыштан «Германияне җиңгән өчен» медале белән кайта.   Кайткач та, аякларындагы кыйпылчыкларны чүпләргә туры килә. Озак та үтми, сугыштан әтисенең үлгән хәбәре килә. Өй тулы кыз туганнары, әнисе бар. Мөбарәкҗан абый аяк авырта дип ятмый, колхозга каравылга эшкә чыга. Аннары инде әкренләп яралары төзәлгәч, тракторга утыра. Менә шул чакта Хәтирәгә күзе төшә. Кызны ошата ул. Тиз генә тәкъдим дә ясый. Тик Хәтирәсе бер генә әйтә: «Сабантуйда!» Мөбарәкҗан абый түземсезлек белән Сабантуйны көтә. Тик аңынчы кызны күзәтә. Егетләр белән шаярып сөйләшсә дә, янына якын китерми Хәтирәсе. Үз теләге белән килен булып төшмәсен аңлагач, Сабантуй кичендә Хәтирәне урлап алып кайта.

Олы кызлары Асия тугач, Донбасс якларына чыгып китә Сәлаховлар. Тик туган як үзенә тарта. Дүрт елдан Кукмарага кире кайталар. Матур яши алар. Ике кыз үстерәләр. Хәзер инде балаларының, оныкларының, оныкчыкларының игелеген күреп яшиләр. Әти-әниләре кызларына рәхмәт кенә укый.

–  Аллаһы Тәгалә матур тормыш насыйп иткән безгә, – ди Мөбарәкҗан абый. – Кызлардан уңдык. Әлфия атна саен диярлек кайтып йөри. Асиябез гел яныбызда инде. Оныклар, оныкчыклар сөйдек. Шөкер итәрлек. Картайдык, диясе дә килми әле. Яшәү шундый рәхәт бит!


Фикер өстәү