Путин Рөстәм Миңнехановны Җиңү көне белән котлады

Фашизмны җиңгән ата-бабаларның үз-үзләрен аямаулары россиялеләр өчен һәрвакыт рухландыра торган үрнәк булачак. Дәүләт башлыгы Владимир Путин Җиңү көне уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка котлавында шундый сүзләр язган. 

«Бу изге бәйрәмне бөтен Россия билгеләп үтә, ул һәрберебезгә кадерле. Ата-бабаларыбызның батырлыгы һәм фидакярлеге безнең өчен һәрвакыт рухландыра торган үрнәк булачак. Алар дошманның юлына басты, бөтен сынауны намус белән үтте, азатлыкны һәм Ватаныбызның бәйсезлеген саклап калды. Җиңдек тә! Сезгә уңышлар, сәламәтлек һәм иң яхшы теләкләр телим», – дип язган Путин.

 


Фикер өстәү