Минтимер Шәймиев «Үлемсез полк онлайн» акциясенә кушылды

Татарстанның Дәүләт киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев «Үлемсез полк онлайн» акциясенә кушылды.

Ул онлайн-йөреш сайтына әтисе Шаһишәрип Шәймөхәммәт улы Шәймиев портретын куйган. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • Шаһишәрип Шәймиев сугышка 1941 елда чакырылган. Шунда ук ул алгы сызыкка эләккән, Мәскәү янында сугышкан. 1942 елда каты яраланганнан соң, комиссия аны хезмәткә яраксыз дип тапкан. Аннары ул 25 ел дәвамында Актаныш районында туган авылы Әнәктә колхоз рәисе булып эшләгән.

Фикер өстәү