Куркыныч авариядә биш кеше һәлак булган

Башкортстанда трассада ике автомобиль бәрелешкән, биш кеше һәлак булган. Авария Уфа- Яңавыл юлында булган, дип яза РИА Новости.


«Ике автомобиль бәрелеште, биш кеше һәлак булды», — дип хәбәр иткәннәр Башкортстан ЮХИДИ хезмәтендә.

Ведомствоның матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, Renault Sandero һәм Skoda Rооmster машиналары бәрелешкән.

«Фаҗига урынына Башкортстаның ЮХИДИ хезмәте җитәкчелеге, Эчке эшләр министрлыгы Тикшерү идарәсенең юл-транспорт фаҗигаләрен тикшерү бүлеге хезмәткәрләре һәм күчмә эксперт-криминалистик лабораториясе килде», — диелә хәбәрдә.

 


Фикер өстәү