Татарстанда 54 яшьлек ир-ат янгында һәлак булган

Бүген төнлә Әгерҗе районының Чехов урамында гараж янган, дип хәбәр итә Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Янгын хакында иртәнге дүртләр тирәсендә хәбәр итәләр. Берничә минуттан янгын сүндерүчеләр урынга килеп җитә. Гараж эчендә 54 яшьлек ир-ат мәете табыла.

Тагын берничә минуттан соң алар 4 квадрат метр мәйданлы янгынны тулысынча сүндергәннәр. Башлангыч версия буенча, янгын сүндерелмәгән тәмәке аркасында чыккан.


Фикер өстәү