Бүген иртән Татарстанның Баулы районы Александровка поселогы янында М5 федераль трассасында авария булган. Шаһитларның сүзләренә караганда, KIA машинасын йөртүче йоклап киткән һәм йөк машинасына бәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүчесе салонда кысылып кала, пассажиры төрле җәрәхәтләр алган. Йөк машинасын йөртүчегә зыян килмәгән дип яза «Татар-информ».