20 майда Казанда төзеләчәк яңа Җәмигъ мәчете нигезенә беренче таш салыначак. Бу хакта журналистлар белән очрашу вакытында Татарстанның вице-премьеры Васил Шәйхразиев белдерде.
Искәртеп узыйк: Җәмигъ мәчетен «Кырлай» күңел ачу паркы территориясендә төзергә җыеналар.