Казанда «Кырлай» паркыннан ике тапкыр зуррак балалар паркы төзелә

Казанның «Кырлай» аттракционнар паркына алмашка Яңа Савин районындагы Җиңү паркы янәшәсендә балалар паркы төзелә. Башкала мэры Илсур Метшин әнә шулай дип белдергән.

Исегезгә төшерәбез: Казансу яр буендагы «Кырлай» паркын быел язын сүттеләр. Май аенда анда булачак Җәмигъ мәчетенә  нигез ташы салынды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшләренең якын киләчәктә башланып китәчәген  белдерде. Яңа парк өчен Җиңү паркы янәшәсендә 13 гектар мәйданлы җир кишәрлеге билгеләнгән. Элекке «Кырлай» паркы мәйданыннан ике тапкыр диярлек зуррак бу. Биредә аттракционнар да, табигатькә хозурланып йөрү урыннары да булачак.


Фикер өстәү