Казанда «Кырлай» аттракционнар паркы эшли башлады

Казанның «Кырлай» аттракционнар паркы 2020 елгы сезон ачылуы хакында игълан итте. Парк сайтында шул хакта хәбәр урнаштырылган.

10 июльдә паркта «барлык аттракционнар да диярлек» эшли башлады. Бары тик өреп кабартыла торган батутлар, балалар бүлмәсе һәм «курку бүлмәсе» генә эшләми, диелә хәбәрдә.

«Кырлай» паркы чикләнгән режимда июнь ахырында ук ачылган иде. Ул вакытта анда гаилә кафесы, җәйге веранда, электробайклар һәм квадроцикллар прокаты эшли башлады.

Аттракционнар паркы эш көннәрендә – 11.00-23.00, ял көннәрендә 10.00-23.00 сәгатьләрдә эшли.

Паркка килүчеләр яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу куркынычына бәйле рәвештә барлык иминлек чараларын күрергә тиеш. Үзең белән битлек, перчатка алырга һәм тиешле дистанция сакларга кирәк.


Фикер өстәү