Татарстан компанияләре 20 миллион сумга кадәр грант отарга мөмкин

Татарстан компанияләре «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм проектының «Цифрлы технологияләр» федераль проекты кысаларында «Үсеш» программасында катнаша алачак. Бәйге 6 июньгә кадәр үткәрелә, дип хәбәр итә ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте.

Конкурс эшлекле репутациягә һәм базарда фәнсыйдырышлы продукция сату тәҗрибәсенә ия, шулай ук Россия IT-технологияләрен булдыру һәм куллануга бәйле проектларны гамәлгә ашыру өчен өстәмә фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен башкару ихтыяҗы булган предприятиеләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Инновацияләргә теләктәшлек фонды грант күләменең 25 процентыннан да ким булмаган бюджеттан тыш финанслау шартларында 20 миллион сумга кадәр грант отарга мөмкинлек бирә. Конкурс турында төгәлрәк мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча белергә мөмкин, гаризалар әлеге адрес буенча кабул ителә.


Фикер өстәү