Һәлак булган балаларның әти-әниләре Казан гимназиясенә килеп, чәчәкләр куйды

Казанның 175нче гимназиясендә атыш вакытында һәлак булган укучыларның әти-әниләре бирегә чәчәкләр салырга килде.
Укучылар гимназия янында фаҗигадә гомере өзелгән балалар һәм укытучылар исемнәре күрсәтелгән табличкалар белән вакытлыча мемориал оештырган. Бүген аларның әти-әниләре бирегә килеп, һәлак булганнарны искә алды һәм мемориалга чәчәкләр салды.

Ачы сабак: 175 нче гимназиядә булган фаҗигадан соң мәктәпләрдә ниләр үзгәрде?

Фаҗига моннан төп-төгәл бер ел элек – 2021 елның 11 маенда булды. Казанда яшәүче19 яшьлек егет гимназиягә кереп, ут ачты.

 


Фикер өстәү