Роман Вильфанд: “Бу җәй узган елдагыдан салкынрак булачак”

Быелгы җәйдә эссе көннәр әлләни көтелми. Россия Гидрометеоүзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд әйтүенчә, һава температурасы суык та түгел, эссе дә түгел – уртача булачак. Җәйнең узган елдагыдан салкынчарак килүе күздә тотыла.

Ләкин метеоролог билгеләп үткәнчә, фаразларны төп-төгәл итеп биреп булмый. Һава торышына бик еш очракларда көтелмәгәнлек хас. Салкынча булырга тиешле урыннарда – Урал һәм Себер федераль округларының төньягында шактый ук җылы чорлар фаразлана. Аерым бер айларда илнең Европа территориясендә һәм Азия өлешенең көньягында җылы булачак.

Озак сроклы фаразга караганда, Урал төбәгенең күпчелек өлешендә, Себернең төньягында һәм Якутиянең көнбатышында җәй җылы көннәрдән башланып китәргә тиеш. Ә менә Үзәк округның төньягында, Идел буе төбәгенең күпчелек өлешендә (димәк, бездә дә) июнь салкынчарак килергә мөмкин.

Август аенда Үзәк һәм Көньяк округларның көнбатышында эссе һава урнашу көтелә. Ә бездә – Идел буе төбәгендә, Уралның көньягында узган елдагыдан күпкә салкынрак булачак.


Фикер өстәү