Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында 1100 кеше катнашачак

Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп узу кысасында узачак. Бәйрәм чаралары турында журналистларга сөйләделәр.

– 19-21 майда Казанда «Милли тормыш һәм дин» XII Бөтенроссия татар дин әһелләренең форумы узачак. Чарага 1100 дин әһеле чакырылган, – диде Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразыев. – Сахалиннан алып Калининградка кадәр-барлык төбәкләрдә дә 1100 еллыгына багышланган чаралар үткәрелә. Бу мәчетләрне төзекләндерү, реставрацияләү эшләре дә, дини темага төрле конференция, конкурслар да.


Фикер өстәү