Журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Әнвәр Софинов вафат

Озакка сузылган авырудан соң Әнвәр Софинов вафат булган. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенә аның хатыны хәбәр итте. Бер айдан аңа 65 яшь туларга тиеш иде.

Әнвәр Әнвәр улы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Мәскәү өлкәсе татар милли үзәге» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары иде. Ул Мәскәү өлкәсендә татар мәдәниятен һәм традицияләрен саклау буенча актив эшчәнлеген журналистика өлкәсендә эшләү белән бергә алып барды – Россия Журналистлар берлеге әгъзасы, Мәскәү өлкәсе һәм шәһәрендә яшәүче татарларның тарихы буенча күпсанлы мәкаләләр авторы да иде ул.

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре Әнвәр Әнвәр улының вафат булуына бәйле рәвештә мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

 


Фикер өстәү