8 сыйныф җитәкчесенең ире: “Хатыным ул хакта көн дә уйлый”

175 мәктәптә дүрт ел буе татар теле һәм әдәбияты укыткан Диләрә Галиуллина фаҗигадә зыян күргән 8 А сыйныфы җитәкчесе була. Ул вакытта Диләрә үз сыйныфына татар теле укыта.

Ул 1997 елдан бирле балалар укыта. Башта Казанның Вахитов районында урнашкан 98 гимназиядә белем бирә. Соңрак 175 нче гимназиягә күчә.

Без бүген Диләренең хәлен иреннән белештек.
– 180 нче гимназия ачылгач, без улыбызны өй янына күчердек. Хатыныма да «Күчәсеңме әллә?» дип әйтеп карадым. Тик ул укучыларымны яратам, алар бик әйбәт, ташлап китә алмыйм диде. Күрәчәге булгандыр инде, – ди ире Азат. – Һөҗүм итүче Диләрәнең ике кулына аткан, аларга зур зыян килгән иде. Аеруча уң кулының бер сөяге юк, беләкләре тетелеп беткән иде. Хатыным күп операцияләр кичерде. Тик әле һаман тернәкләнү кирәк. Өйдә генә тора. Кулына тотып ашый-эчә генә ала. Калганына ярдәм итәбез.
Диләрә Галиуллина – Саба районының Олы Кибәче авылы кызы. Ире Азат Теләченеке. Кызларына -18, улларына – 13 яшь. Диләргә 22 майда 44 яше тулачак.
– Хатыным бик гадел кеше. Ярдәмчел, гел башкаларга булышып яшәде. Бер ел элек булган фаҗиганы уйламаган көне юк аның. Сыйныфындагы һәр баласы өчен йөрәге өзел, – ди Азат. – Бүген аңа аеруча авыр. Йөрәгендәге яралар тагын кузгалды инде. Куллары савыгып бетмәү дә бу фаҗигане искә төшереп тора бит! Хәер, ул хәлләрне оныту мөмкин дә булмаячак!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү