“Россия-Ислам дөньясы” икътисади саммит кысасында Бөтендөнья хәләл көне узачак

19 майда Казанда “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022” XIII халыкара икътисади саммиты узачак. Чара кысасында нәрсәләр оештырылачагы турында журналистларга Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Инсаф Галиев сөйләде.

Cаммитның төп эшлекле программасы хәләл, икътисад, ислам финанслары, экспорт үсеше, инвестиция һәм эшкуарлыкка багышланган. Чара кысасында Russia Halal Expo күргәзмәсе, машина төзелеше форумы, World Halal Day (Бөтендөнья хәләл көне), MuslimQuiz уены оештырылачак. Саммитта 17 сессия узачак.
Инсаф Галиев искәрткәнчә, саммитка теркәлү вакыты 15 майга кадәр озайтылган. Катнашырга теләүчеләр күп булганга шулай эшләгәннәр. Хәзергә чарада катнашырга теләк белдереп 1,6 мең кеше теркәлгән. Оештыручылар сүзләренчә, аларның саны 5 меңгә кадәр җитәргә мөмкин. Саммит Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында Болгарга сәфәр белән тәмамланачак.


Фикер өстәү