Татарстанда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган утлы тамаша күрсәтеләчәк. Журналистлар белән очрашу вакытында республиканың вице-премьеры Васил Шәйхразыев
бәйрәм чаралары турында сөйләде.
— Утлы тамаша (световое шоу) эчтәлеге Әхмәд Ибн-Фадланның тарихи язмалары, традицион татар шамаилләре, изге китапка бәйле булачак. 20 һәм 21 майда ул Болгардагы Ак мәчеттә күрсәтеләчәк. Казанда чара өч көн дәвам итәчәк -19, 20, 21 май көннәрендә күрсәтеләчәк. Вакыт ягын тәгаенләрбез, чөнки кичке якта андый шоуны карау кызыграк, — диде Васил Шәйхразыев.