Коптер Казан Кремле диварында уникаль утлы шоуны төшереп алган. Эффектлы иллюминация Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган.
Казанда утлы шоуны 20-21 майда кичке сәгать 8дән төнге сәгать 1гә кадәр күрергә мөмкин. Шулай ук бүген һәм иртәгә шоу Болгарда Ак мәчет диварында булачак.
Нигездә — татар халкына хас традицион исламның символлары һәм төп принциплары. Тамаша үз эченә ислам дөньяны алып бара торган яктылык идеясен гәүдәләндерергә тиеш. Тамашачылар Ибн-Фадланның тарихи әсәрләрен, традицион татар шамаилләрен, ярымайны һәм изге китапка сылтамаларны карый ала.
21 майда Болгарда «Изге Болгар җыены» дип аталган үзенчәлекле бәйрәм узачак, мәдәни-агарту программасы оештырылачак. Анда концерт, Җәмигъ мәчете каршындагы мәйданда өйлә намазы, халык сәнгать һөнәрләре осталарының эшләнмәләре күргәзмәсе-сәүдә, билбау көрәше буенча турнир, мастер-класслар һ. б. тәкъдим ителәчәк.