Өйдә кефир ясау ЫСУЛЫ

Әлфия Сөләймановадан өй кефиры ясау ысулы.

Кирәк булачак: кайнатып, 45 градус чамасына кадәр суытылган сөт.

1 литр сөткә ярты аш кашыгы кибет кефиры салабыз. Банканы сөлге белән каплап, җылы җирдә 8–10 сәгать тотабыз. Шуннан соң суыткычка алып куябыз.

Телеңне йотарлык кефир килеп чыга!


Фикер өстәү