Казанда Кызыл Хач җәмгыятенең 155 еллык юбилеена багышланган тарихи фотокүргәзмәсе ачыла

Россиянең Кызыл Хач җәмгыяте быел юбилей датасын – оештырылуына 155 ел тулуны билгеләп үтә. Шул уңайдан илебезнең 7 шәһәрендә “Повсюду и для всех” дигән тарихи фотокүргәзмә уздыру планлаштырыла.

Казана юбилей күргәзмәсе 13-15 майда Үзәк стадионның футбол-атлетика манежында (адресы: Ташаяк ур., 2 а й.,) “Ак Барс Банк Казан марафоны” чарасы кысаларында үткәрелә. Күргәзмә 13 майда 12.00-19.00 сәгатькәчә, 14 майда 9.00-20.00 сәгатькәчә эшләячәк.

Иртәгә – 13 май көнне 17.00-18.00 сәгатьтә “Ак Барс Банк Казан марафоны” мәгариф лекториендә Кызыл Хач җәмгыятенең төбәк бүлеге, “Donate Life Russia” хәйрия проекты белән берлектә, “Органны күчереп утыртканнан соң тормышта спортка урын каламы?” дигән темага дискуссия оештырачак.
Фотокүргәзмәдә “Россия Кызыл Хач” җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге волонтерлары аның тарихы һәм үсеш юнәлешләре турында сөйләячәк. Беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класслар үткәреп, кунакларның сорауларына җаваплар бирәчәк.

Фотокүргәзмәне рәсми ачу тантанасы 17 май көнне 11.00-13.00 сәгатьтә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт университетында (адресы: Универсиада авылы, 35) үткәреләчәк. Күргәзмә эш көннәрендә 9.00-17.00 сәгатькәчә эшләячәк.

Күргәзмә эше 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк.


Фикер өстәү