Трамвай һәм троллейбусларда йөрү өчен мобиль кушымта аша түләп була

Май башыннан Казанда троллейбус һәм трамвай салоннарында QR-кодлы мәгълүмати стикерлар пәйда булды, алар ярдәмендә юлда йөрү өчен «Казан транспорты» мобиль кушымтасы аша түләргә мөмкин булачак.

Хәзер пассажирларга кушымта аша ике түләү ысулы ачык: QR-код ярдәмендә яисә вагон номерын яки машинаның номерын күрсәтеп, юл өчен түләргә кирәклеген искәртә торган смартфонның датчигы ярдәмендә, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» матбугат хезмәте.

«Казан транспорты» кушымтасы 2022 елның гыйнварында эшли башлады. Бүгенге көндә аннан көн саен 26 меңнән артык кеше файдалана. Проектны эшләүче компания белән берлектә кушымта аша метрополитенда түләү практикасын кертү мәсьәләсе карала.


Фикер өстәү