7 көн комада ятып, могҗиза белән исән калган Шәхзәт Разметов: “Мине үпкәләтү бик авыр”

Популярлыкка әллә ни омтылмаса да, аның иҗат җимешләре хитлар рәтендә йөри. Эстрадада дуслык, ярдәмләшүгә дә урын барлыгын раслаган, тормышның ачысын-төчесен күп татырга өлгергән җырчы һәм композитор Шәхзәт Разметовның хәлләрен белештек.

– Ни хәл?

– Инде хәзер хәлләр яхшы, Аллага шөкер. Әкренләп тереләм. Элеккеге кебек төннәр буе иҗат итә алмасам да, тырышабыз. Минем белән булган хәлләрне ишеткәнсездер (9 ай элек билгесез затлар һөҗүм иткәннән соң, җырчы авыр хәлдә реанимациягә эләккән иде. Җиде көн комада ятып, могҗиза белән исән калган ул. – Ред.). Чыннан да, минем өчен борчылган кеше бик күп булды. Бу сынауны узган чакта ялгыз түгел идем. Беренче чиратта, әти-әнием янымнан китмәде, көне-төне минем савыгуымны сорап, Аллаһы Тәгаләгә ялынды. Дус-туганнарым бик ярдәм итте. Аякка басуымда аларның өлеше гаять зур. Бүген мин аларның һәркайсына бик рәхмәтле.

– Бу хәлләрнең очы-кырые күренәме соң?

– Очына чыгып җитә алмадык әле, соңгы арада да суд юлын таптыйм.

– Мондый чакта күңел төшенкелегенә бирелми дә булмый. Ә сез гөрләтеп иҗат итәсез.

– Төшенкелеккә бирелмәдем, дип әйтә алмыйм. Депрессив уйлар да булды. Рухымны якыннарым ныгытты. Әти-әниемнең ярдәме аякка бастырды, дисәм, арттыру булмас. Бигрәк тә әниемнең җылысы… Ана белән ир бала арасындагы мөнәсәбәтләр үзгә була инде ул, килешәсездер. Икенче әнием, укытучым Винера Ганиеваның да минем өчен кайгырып, борчылып торуын әйтми кала алмыйм. Япа-ялгызым калган булсам, хәлләр башкачарак булыр иде.

– Бу сынау нәрсәгә китерде?

– Башта “Ни өчен?”, “Нинди гөнаһларым өчен?” кебек сораулар бик борчыды, бик күп уйландым. Дөнья йөзендәге бер кешегә дә начарлык эшләгәнем булмады. Киресенчә, мөмкинлегем чыккан саен, кем булуына карамастан, ярдәм кулы суздым. Ләкин сынаулар юкка гына бирелми икән ул. Мин кайчандыр яхшылык эшләгән кешеләр моны онытмаган булып чыкты – янымнан китмәделәр. “Дуслык” төшенчәсенең мәгънәсен аңладым. Моңа кадәр мин артык ышанучан, артык самими булганмын, башкаларга үз өстемнән “йөрергә” рөхсәт иткәнмен – шуны төшендем. Башка алай ялгышмам. Гомумән, мин хәзер күпкә көчле. Тормышта оптимист булгач, бу сынауны да яхшыга юрыйсым килә.

“Танылу мөһим түгел”

– Күп җырларыгыз хитка әйләнде. Моның сере нидә дип уйлыйсыз?

– Бу хакта бөтенләй уйлаганым юк. Танылу, байлык минем өчен мөһим түгел. Мине түгел, җырларымны яратып тыңласыннар. Шөкер, тыңлаучыларым бар. Димәк, тырышлыгым бушка китми.

– Җырлар ничек языла?

– Иҗат, гомумән, билгеле бер кагыйдәләргә буйсынмый инде ул. Җырларның язылуы – күпмедер дәрәҗәдә илһам эше. Аннан башка иҗат бармый. Ә ул теләсә кайсы мизгелдә килеп җитә ала, өлгер генә. Әйтик, шундый җыр текстлары була: аларны бер кат укып чыгуга, башта көй яңгырый башлый. Аны онытканчы язып өлгерергә кирәк. Һәр язган җырым күңелемне айкап-чайкап чыга. Бөтенләем белән иҗатка чумам андый чакта. Бәлки тамашачы күңеленә дә шуңа кереп каладыр алар.

– Иҗат өлкәсендә нинди ниятләр белән янып йөрисез?

– Безнең онытыла башлаган искиткеч җырларыбыз бар. Алар бик күптән халык күңеленә кереп урнашкан, искә генә төшерергә кирәк. Сүзем – халык җырлары гына түгел, автор җырлары турында да. Менә шуларны бераз үзгәртеп, халыкка кайтарасым килә. Мине күпләр “Гөлбану”дан соң таный башлады. Тамашачыга бу тәҗрибә ошады. Миннән соң “Казан егетләре” дә җырлады әле аны. Әлбәттә, үзем дә җыр язуымны дәвам иттерәм. Тамашачымны яңа клип белән дә сөендерергә исәп бар.

– Күптән түгел сезгә матди ярдәм йөзеннән дистәләгән җырчы катнашында хәйрия концерты узды. Эстрадада дуслык юк, диючеләргә җавап кебек булды ул.

– Татар эстрадасында дуслык бар ул. Мин моны электән беләм. Бәлки күпмедер дәрәҗәдә кешенең үзеннән дә торадыр инде ул. Авыр чакта янымда якыннарым булды. Алар арасында иҗатташларым да бар иде. Ә инде шушы арада булып узган концерт миңа тагын бер кат шушы дуслыкның барлыгына инанырга ярдәм итте. Мин генә түгел, башкалар да аңлагандыр дип уйлыйм.

Блиц-сораштыру

– Шәхзәт Разметов кем ул: җырчымы, композитормы?

– Автор-башкаручы һәм композитор.

– Кәефегез кырылган чакта нишлисез?

– Минем кәефне кыру, мине үпкәләтү, ай-яй, бик авыр ул. Юк-барга да аптырап, ниндидер мәгънәсез нәрсәләр аркасында күңелемне төшереп утырмыйм. Шуңа күрә андый чаклар сирәк була. Мондый халәттән җыр коткара. Игътибарны башкага, берәр яхшы нәрсәгә күчерәм.

– Сезнең өчен бәхет нәрсә ул?

– Аллага шөкер, әти-әнием инде 40 ел бергә. Аларның бер-беренә карата мөнәсәбәте, аңлап, бер-берсенә юл куеп яшәүләрен күрү, без – балалары өчен җан атып торулары мине чын мәгънәсендә бәхетле итә. Янымдагы дус-туганнарымның миңа карата мөнәсәбәте – шулай ук бәхетнең үзе. Бәхет турында сөйләшкәндә, күз алдына тулы, түгәрәк гаилә – балалар, сине аңлый торган тормыш юлдашың килеп баса. Әлегә кадәр шушындый бәхетле гаилә корырлык кешене очратмадым һәм ашыкмыйм да. Язган булса, Аллаһы Тәгалә кавыштыра ул.

Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү