Эрдоган: “Төркия Россиядән һәм аның газыннан баш тарта алмый”

Төркия Россия белән үзара мөнәсәбәтләрдән баш тарта алмый. Президент Рәҗәп Тайип Эрдоган яшьләр белән очрашу барышында шулай дип белдергән.

Ул Әнкараның Мәскәү белән дә, Киев белән дә элемтәләргә ия булуын аңлатып үткән. “Россия белән “Аккую” атом электр станциясе проектын тормышка ашырабыз. Киләсе елда, проектны төгәлләп, АЭСны ачачакбыз. Безнең өчен бик җитди чыганак бу”, – дигән Эрдоган. Моннан тыш, аның сүзләренә караганда, Төркия Россиядән үзенә кирәкле газның яртысын алып килә. “Безнең өчен стратегик мәсьәлә, стратегик мөнәсәбәтләр бу. Без алардан баш тарта, аларны өзә алмыйбыз”, – дип басым ясап әйткән Президент.

Эрдоган әйтүенчә, ул Россия лидеры белән дә, Украина Президенты белән дә мөнәсәбәтләрне өзәргә ниятләми. “Путин белән дә, Зеленский белән дә телефон аша сөйләшүләрне дәвам итәм. Мәскәүгә, шулай ук Киевка үземнең махсус вәкилемне җибәрдем. Сәясәтебезне дәвам иттерәчәкбез. Яңа бөтендөнья сугышының беркемгә дә файдасы булмаячак”, – дип билгеләп үткән ул.

“National Interest” журналы да Төркиянең Россия белән низаглаша алмавын язган. Басма мәгълүматларына караганда, Россия газы ил ихтыяҗының 45 процентын, нефте – 17 процентын, ашлыгы – 70 процентын канәгатьләндерә. Моннан тыш туристлар мөһим роль уйный. Узган елда Төркиягә килгән сәяхәтчеләрнең биштән бер өлеше чамасын россиялеләр тәшкил иткән.

Сүз уңаеннан, Әнкара Швеция һәм Финляндиянең НАТОга керүен хупламаячагын белдерде.


Фикер өстәү