Рөстәм Миңнеханов Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы Максим Решетниковның Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашуында катнашты

Бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында РФ Икътисади үсеш министры Максим Решетников һәм Төрекмәнстан Халк Маслахаты Милли Генгеша Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов арасында эшлекле очрашу узды. Очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Яклар илләр арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар. Төрекмәнстан икътисадының төрле өлкәләрендә гамәлгә ашырыла торган Россия бизнесы катнашында перспектив проектлар каралды. Максим Решетников Россия катнашында барлык инвестпроектлар да үз актуальлеген саклап калуларын аерым ассызыклады.

Очрашу «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» XIII халыкара икътисади саммиты кысаларында узды.


Фикер өстәү