Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше үлгән

Бүген иртәнге сәгать 9да Бөгелмә – Татар Димскәсе – Наратлы автомобиль юлында авария булган, дип хәбәр итә Бөгелмә ЮХИДИенең пропаганда буенча инспекторы Гөлнара Гыйбадуллина.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, 1971 елгы ВАЗ 21074 автомобиле йөртүчесе Татар Димскәсе авылы ягыннан Наратлы ягына барганда тизлеген арттыра һәм идарәне югалтып юл кырыена төшеп китә.
Ир-ат урында ук вафат була, 1975 елда туган пассажир Бөгелмә хастаханәсенә озатыла.
Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү алып барыла.


Фикер өстәү