Казанда метрода йөрү бәясе артачак

Татарстан Министрлар Кабинетының тиешле карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Документ нигезендә, метрода йөрү кәгазь акча белән түләгәндә – 36 сум, транспорт картасы буенча исәпләгәндә 31 сум булачак, 100 һәм аннан да күбрәк тапкыр транспортта йөрү өчен алынган транспорт картасы хуҗалары 23 сум түләячәк. Юл бәясе 30 нчы майдан үзгәрәчәк, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» матбугат хезмәте.

 


Фикер өстәү