«Урынын да сайлый белеп сайлаган бит элеккеләр!»: Татарстанның иң борынгы таш мәчетен күреп кайттык

Кайчандыр үткәннәрнең истәлеге, киләчәкнең зәңгәр хыялы булган тарихи ядкарь ул. Хәзер исә авылның гына түгел, Татарстанның горурлыгы да. Сүзебез Әтнә районындагы Түбән Бәрәскә авылындагы мәчет хакында. Казан ханлыгы яулап алынганнан соң татар җирендә таштан төзелгән иң беренче гыйбадәтханә ул. Гасырлар шавын саклаган мәчетне без дә күреп кайттык.

…Мәчетне күрми калу мөмкин түгел. Күз төшүгә: «Урынын да сайлый белеп сайлаган бит элеккеләр!» – дип куясың. Һичшиксез, мәһабәт бина булып торсын, бар дөнья күрсен, авылга мәчет манарасы аша нур иңсен дигән максаттан салганнардыр аны. Бу авылда диннең ни дәрәҗәдә көчле булуы турында тарих үзе үк раслый. Мәчетнең данын исә һәркем белә. Тарих йомгагын сүтүдә исә безгә юлдашыбыз Сәрия Хәйруллина булышты.

Әби патша рөхсәте белән

Мәгълүм булганча, Әтнәдән тыш, Татарстандагы дүрт таш мәчетнең берсе Казанда, Арчаның Кышкарында һәм Кукмараның Мәчкәрәсендә салына. Түбән Бәрәскәдәгесе – иң беренчесе. Ул Казанның данлыклы «Мәрҗани» мәчетеннән бер елга алданрак – 1769 елда төзелә.

Тарихи чыганакларда язылганча, 1742–1744 еллар аралыгында Татарстан территориясендә 400дән артык мәчет яндырылып, юкка чыгарыла. Көчләп чукындыру сәясәте башлана. Денсезлек артып, миллилек, иман нуры сүрелә барган дәвер…

Россия белән Екатерина II идарә иткән чорда мөселманнарга карата хәерхаһлы мөнәсәбәт шәйләнә башлый. 1766 елда Әби патша Казанга килә һәм халык белән очраша, татарларның зар-үтенечләрен тыңлый. Соңрак Екатерина II ике мәчет салырга рөхсәт бирә. Аңлашылганча, шуның берсенә нигез Түбән Бәрәскә авылында салына. Иман йортын шушы авыл сәүдәгәре Ибраһим Борнаев төзетә. Саладагы мәчет төзелү турында күренекле мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗаниның «Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр» исемле танылган тарихи хезмәтендә: «Авыл уртасындагы таш мәчетне шул авыл кешесе Ибраһим бине Йосыф бине Әснай бине Исәнкол бине Борнагыл 1183 (1769) ел азагында бик нык итеп, баскычларын чуеннан ясатып салдырган», – дип язып калдыруы да билгеле.

Иске тормышны җимергәндә…

…мәчет ташы кирәк була! Тарихның шундыйрак күңелсез битләре дә бар шул.

Совет чорында гыйбадәт урыннарын дәүләт ихтыяҗлары өчен файдаланулар мәгълүм. 1930 елда Олы Әтнә авылы район үзәгенә әверелә. ВКП(б)ның Әтнә райкомына бина кору өчен кирпеч юнәтергә кирәк була. Түбән Бәрәскә мәчетен җимереп, кирпечләреннән файдаланырга уйлыйлар. Иман йортының гөмбәзен, икенче катның бер өлешен җимереп, кирпечләрен Әтнәгә ташый башлыйлар. Әмма диварга тешләре  үтми. Сөйләүләренә караганда, аны төзегән вакытта измәсенә йомырка сарысы кушкан булганнар.

Диндарлар мондый кыргыйлыкка ничек түзсен ди инде?! Авылдан берәве (изге күңелле кешенең исемен генә хәтерләмиләр) үз акчасына Казаннан кирпеч ташытырга тотына һәм шул рәвешле мәчетне тулысынча җимерелүдән саклап кала.

Әлбәттә, мәчетнең элеккеге матурлыгын кайтарып булмый: катлаулы геометрик фигуралы тәрәзәләрне туры почмаклылары, гадирәкләре алмаштыра, ишелгән гөмбәзне дә үз хәленә кайтарырлык осталар табылмый, гади түшәм генә җәелә, дивар төзекләндерелә. Ә бит боларның барысына да үз вакытында тиңнәр булмый…

Зәңгәр хыял

Мәчет ишеге 150 ел буе ачык була. Әйткәнебезчә, үткән гасырның 30 нчы  елларында ябылып, аны клуб итеп үзгәртәләр. 2010 елга кадәр шул вазыйфаны башкара әле ул. Тик гыйбадәт урынын кайчан да булса үз халәтенә кайтарырга кирәк бит инде. Ядкарь, кадерле, бәһасез истәлек буларак та, иман йорты буларак та әһәмиятле.

Түбән Бәрәскәнең бу җәһәттән бәхете бар. Төзекләндерергә кирәк дип, бу эш белән чын мәгънәсендә янып йөрүчеләр була. Җитәкчелеккә дә чыгалар, тарихи әһәмиятен дә аңлаталар, чарасын да күрәләр. Искене төзәтү яңаны сафка бастырудан күпкә авыррак та бит әле ул. Әмма күз курка, кул тәвәккәлли, диләрме? 2020 елның 11 декабрендә бу авылны яңгыратып, борынгы яңа мәчеттән азан тавышы яңгырый.

Татарстанның иң борынгы мәчетенең хәзерге күркәм торышына авылдагылар да күп көч куйган, билгеле. Төзекләндерү эшләренә киткән акчаны да санамыйлар, иң мөһиме – күңелдәгесе, ният.

Илгиз Хәйруллин – изге эшне башлап йөрүчеләрнең берсе. Мәһабәт иман йортының яңадан сафка басуына сөенеп туя алмый ул хәзер. Ничә ел күңелендә йөрткән хыялы бит ул аның. 30 елдан артык Ленин исемендәге күмәк хуҗалыкны җитәкләгән кешенең, бәлки, авылда башкарган эшләренең иң зурысы да, гомер иткәндә кичергән вакыйгаларның иң сөенечлесе дә мәчетне торгызу булгандыр.

– Шушы мәчетне төзекләндерү безнең өстә торган зур бурыч иде. Шөкер, мондый көнгә дә ирештек, – ди ул шатланып. – Үз гомеремдә башкарган эшләрнең иң зуры, иң мәгънәлесе шушы мәчет ачылышы булгандыр, дим. Яшибез яшибез дә, бу дөнья белән генә чикләнми бит әле ул тормыш. Вакытында намазын укып, мәчеткә йөргән кеше – бәхетле кеше. Без исә – гомер арбасында чабучылар. Адәм баласының зур кимчелеге инде бу.

…Әйе, мәчетләрне бизәп, чуарлап ясарга да мөмкин. Бәрәскәдәгесе андый түгел. Артык берни юк анда. Әмма хикмәт бит анда түгел. Бу дөньядан киткәнче, таш мәчеттән азан тавышын ишетеп калырга хыялланучылар бер-ике генә булмый салада. Инде хыяллары чынга ашты. Мәчеткә илткән юлны гына суытмассыннар да тарихи ядкарьнең кадере генә бетмәсен. Бу ярамый да! Мәчет бит ул тарихи корылма гына түгел, ул – иң элек дин тотучыларның җыелу урыны. Аңа йозак эленеп торырга тиеш түгел. Сүз уңаеннан, Бәрәскә мәчетенә җомга намазына 35–40 кеше гыйбадәт кылырга йөри. Өлкәннәрдән күреп, яшьләр дә иярмәсме дигән өмет-хыялы яши биредәгеләрнең. Хак юл, иртәме-соңмы, үзенә дәшәчәк ул. Мәчеттә музей да бар. Авыл халкының үз көче белән җыелган тарихи ядкарьләр урын алган анда. Димәк, гыйбадәт урынының туристларны җәлеп итәр мөмкинлеге дә бар дигән сүз. Иң мөһиме рухын саклый алганнар. Ясалма, декорацияләргә бай чорда әнә шунысы да әһәмиятле  бит әле аның.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү