«ВТ» хәбәрчесе: 24 февральдән соң безнең тормыш икегә бүленде

24 февральдән соң безнең тормыш икегә бүленде: аңа кадәргегә һәм аннан соңгыга. Юк, мин бу юлы икътисади вазгыять турында язмыйм. Конфликт мәйданында барган фаҗигале хәлләр турында сөйләргә дә исәбем юк. Нәрсә булырга тиеш булса, шул булды: без 24 февраль таңында башка төрле чынбарлыкта уяндык. Кичә генә аны-моны уйламый яшәп яткан россиялеләрнең байтагы алдында дилемма куелды: тормышны ничек дәвам итәргә?

Россиядәге чит ил компанияләрендә хезмәт иткән, яисә бизнесы башка илләр белән бәйле булган белгечләр зур кыенлыклар кичерә башлады. Санкцияләр нәтиҗәсендә зур-зур компанияләрнең ябылуы, чикнең теге ягы белән акча алмашу кыенлыклары мөһаҗирлек мәсьәләсен көн тәртибенә бастырды. Күп кенә технологик компанияләр Россия базарын ташлап китү генә түгел, интеллектуаль хезмәт осталары булган белгечләрне дә үзләре белән алып китүне максат итте. Алар гына түгел, Россиянең үз компанияләре дә офисларын бүтән мәйданнарда ачуны кулай күрә башлады. Шундый көннәр булды: кайсы илгә күчү мәсьәләсе хезмәткәрләр арасында тавышка куелды. Мин үзем, мәсәлән, «Сербиягә күчәргәме, Төркиягәме?» дигән сорауны тавышка куйган Казандагы компанияне беләм.

Аңлашыла инде: «дус ил»ләрнең кайсында булса да якорь салу максат итеп куелды. Безгә санкцияләр керткән Көнбатыш илләренә күчү турында сүз дә куертып тормадылар, чөнки визалар бирелми, чикләр бикләнгән. Дөрес, хәзер Вашингтонда да, кыйммәтле белгечләргә виза биреп, Россияне технологик яктан коргаксыту сәясәте үткәрергә җыеналар. Тагын шунысы бар: ноу-хау өлкәсендә көч түгүчеләр гадәттә космополит булалар, Ватанга берегеп яшәү – алар өлеше түгел. Моңа гаҗәпләнергә кирәкми, чөнки профессияләре шуны таләп итә. Бикләнеп яшәп, яңа югарылыкка ирешә алмыйсың. Менә «Яндекс» дип аталган Россиянеке булып саналган компания бар бит әле. Теркәлүен ул чит илдә теркәлгән. Хәзер төп офисын ачу өчен яңа мәйдан эзли, гыйбриләр арасына барып, Израильгә кысылмакчы. Хәзерге шартларда Мәскәүдә эш алып бару, күрәсең, мөмкин түгелдер. Бу мәсьәләнең уңай һәм тискәре якларын да санарга җыенмыйм әле мин. Башка мәйданга барып төштеңме, иң беренче милләтләр арасында мөнәсәбәт баш калкытмый калмаячак. Сиңа караш нинди булачак? Дилемманың менә шундый ягы да бар бит әле. Әйтик, Грузиягә барып төшкән россияле белгечләр банк хисабы ачу өчен үз өсләренә байтак кына йөкләмәләр алырга, тиешле кәгазьгә имзаларын салырга тиеш, диләр. Грузиннарны да аңларга була: «русский мир»ның үзләрендә баш калкытуын теләмиләр.

Югарыда искә алынган Казан компаниясендә төпләнү мәйданын сайлауда тавышлар икегә бүленде, диләр. Мөселманнар Төркияне сайлау ягын куәтләсә, тамырларында славян каны агучылар Сербия ягын каерганнар. Сайлау өчен мәйдан бик тар булганга, ялгыз күчүчеләр Урта Азиянең элекке совет республикаларына күчәргә мәҗбүр булганнар. Проблеманың матди ягы да бар бит әле: валюта курслары, банк хисабы ачу, «Мир» картасыннан файдалана алу мөмкинлеге – яшәү өчен котылгысыз кирәк булган нәрсәләрнең барысын да исәпкә алмый булмый. Фатир арендалау хакына кадәр мөһим. Әле Россиядән килгәннәргә арендага торак бирәләрме-юкмы, хәлнең шундый ягы да бар.

Хәзер инде әйдә төп мәсьәләгә күчик. Бездәге Урта Азиядән килгән мөһаҗирләргә мөнәсәбәт ничегрәк булуын беләбез бит инде. Йомшак кына итеп әйткәндә, бик үк яратып бетермиләр. «Чурка» дигән сүзне беләсездер. Россиялеләрнең ул сүзне кайсы милләтләргә карата куллануы да мәгълүм. Рус теленнән башка берни дә белмәгән егетләрдән сораганым бар ул сүзнең мәгънәсен. Ни аңлатуын белмиләр. «Чурка» – агач кисәге ул, безнеңчә әйтсәк, утын түмәре. Күчерелмә мәгънәдә томана, берни дә аңламый торган кешегә карата кулланыла. Безнең ай-ти егетләрнең байтагы яшәү мәйданы эзләп менә шул «чурка»лар ватанына барып төште.

Мәгълүмдер ки, Урта Азия – элекке мөселманнар мәйданы. Ислам совет чорында ул төбәкләрдә шулай ук югалып бетә язган булса да, аның канга сеңгән әхлакый кыйммәтләре барыбер сакланган. Аннан соң хәзер дин яңарыш чоры кичерә бит. СССР таркалган елларда булды инде аларда да хәлләр. Идеаллаштырырга ярамый бер нәрсәне дә. Әмма ярсу өянәге үткәч, барысы да үз урынына утыра. Халыкларының төп милли сыйфаты үз сүзен әйтми калмый. Ислам доктринасында исә өч әхлакый сыйфат калку булып күзгә ташлана: бер халык икенчесеннән өстен түгел, расалар да шулай ук: ак тәнле кара тәнледән югарырак булып саналмый; өлкән кеше хөрмәткә ия; кунакның статусы шулай ук югары. Хәзерге секуляр, ягъни диннән аерылган дәүләтләрдә бу кагыйдәләр сакланмый, билгеле, әмма халык дипломатиясендә онытылмаган әле алар. Бу юллар авторының гарәп дөньясында ак сакалы сәбәпле киң хөрмәттән файдаланганы бар: җәяү йөртмәскә тырышалар, кибетләрдә чиратсыз үткәрәләр, кафеда сыйлап чыгарырга чакырулары да мөмкин. Синең тел белмәвең, кайсы халыктан булуың кызыксындырмый берәүне дә. Аңгыраеп торуың өчен утын түмәре дип атамыйлар. Чит мәйданда, тел аңламаганда, томана булып күренү бер дә кыен түгел.

Безнең рус телле егетләр көтмәгәндә менә шундый традицияләрен югалтып бетермәгән халыклар арасына барып төште. Беренче реакция – гаҗәпләнү. Менә «Фейсбук»та шул егетләрнең берсе ниләр яза. Кыска гына өзеген оригиналь телдә бирик әле: «Сейчас мы заново открыли для себя Узбекистан. Массово оказавшись там по той же самой причине, по которой советские люди очутились в Ташкенте в 1941 году… Жители России начинают открывать для себя узбеков. Они совсем другие. Неподдельно добрые, уважительные, искренние. Первое время срабатывает режим подозрительности – в чем подвох? Когда становится понятно, что его нет, и узбеки такие на самом деле, приходит неизбежное сравнение с оставленной Родиной. Почему мы жестокие, озлобленные, угрюмые, с подлой готовностью написать донос, потребовать казни, обрадоваться чужому горю?..»

1941 елдан алда 21 елгы ачлык бар әле. «Ташкент – город хлебный» кинофильмын хәтерлисездер. Ач үлемнән кайнар туфраклы якларга барып, күпме рус кешесе исән калды икән ул елларда? Ул саннарны статистика исәпкә алмый.

Кешелеклелек хисе табигый рәвештә бар халыкларда да саклана ул. Явыз идеологияләр кеше табигатен үзгәртергә, аны ерткычка әйләндерергә күпме генә тырышмасын, гади халык катлауларында ярдәмчеллек, нечкә күңеллелек, шәфкатьлелек хисләре яши, тормышның катлаулы мизгелләрендә үз сүзләрен әйтә. Шулай да төрки мөселман халыкларда ул сыйфатлар күбрәк өстенлек алган кебек тоела. «Таш белән атканга аш белән ат» дигән татарның яшәү кагыйдәсе тиктомалдан гына барлыкка килмәгән.

Сталин терроры хакимлек иткән елларда, кешеләрне гаиләсендә «халык дошманы» булган өчен генә дә этаплар белән озаткан чакларда, милләте буенча немец булган Гертруда Платайс истәлекләре дә югарыда язылганнарны дәлилли кебек. Аның гаепләнү  маддәсе да ЧСИР, ягъни «член семьи изменника родины» дип атала. Менә шундый маддә белән хөкем ителгән Гертруда Платайс тоткын буларак Казахстан даласына китерелә. Көчле салкыннарда тоткыннардан барак төзү өчен күл буенда камыш җыйдыралар, тәүлеккә 20 сәгатькә кадәр эшләргә туры килә. Камышлар арасыннан картлар һәм балалар сикереп чыгуын һәм үзләренә таш ата башлауларын искә ала ул. Берничә көн әхлакый яктан шул рәвешле тапталган һәм изелгәннән соң, хәлдән тайган немец хатыны йөзе белән шул ташларның берсенә егыла. Борынына эремчек исе килеп бәрелә. Эремчекне киптереп корт ясыйлар бит әле бездә дә. Казах картлары конвоирларның уяулыгын балалардан ашны таш итеп аттырып алдаган икән. Үзләре дә ачлы-туклы яшәгән казахларның бу эчкерсез ярдәмен Гертруда Платайс беркайчан да онытмый, соңыннан хисләрен «Курт драгоценный камень» дигән шигырь юлларына сала. «Я прошла все круги ада, Потеряла веру и друзей, Но одно я знаю, Что только так и надо воспитывать детей», – дигән юллар бар ул шигырьдә. Барлык балалар да шундый тәрбия аша үтсә, без бүген дөньяда бара торган бик күп вәхшилекләрнең шаһитлары булмас идек.

                                                 Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү