Бельгия, маймыллар арасында чәчәк авыруы таралу сәбәпле, дөньяда беренче булып карантин керткән

Бельгия, маймыллар арасында чәчәк авыруы таралу сәбәпле, дөньяда беренче булып 21 көнлек карантин керткән. Бу хакта, La Libre Belgique хәбәренә таянып, “Газета.ru” яза.

Илдә чир йоктыруның өч очрагы ачыкланганнан соң шундый карар кабул ителгән. Басмада искә төшереп үтелгәнчә, маймыл чире йоктыруның төп билгеләре булып бит һәм тән тимгелләнү, шулай ук йөткерү, бизгәк тоту, баш авырту, лимфа төеннәре зураю кебек гриппныкына охшаш билгеләр тора. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында кисәтеп әйтелгәнчә, инфекция бигрәк тә гомосексуаль элемтәдәге ир-атлар арасында тарала.

Моңа кадәр ВОЗ хәбәр иткәнчә, инде 12 илдә чәчәк чире йоктыруның 92 очрагы расланган. Бельгиядән тыш, Австралия, Бөекбритания, Германия, Испания, Италия, Канада, Португалия, АКШ, Франция, Швейцария һәм Швециядә шундый очраклар билгеләнгән.


Фикер өстәү