Кош гриппы аркасында яңа пандемия башлану куркынычы турында кисәткәннәр

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы эпидемиологы әйтүенчә, инфекция кешедән кешегә күчү үзенчәлегенә ия булып килә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында (ВОЗ) яңа пандемиягә әзерләнергә чакырганнар. Бу юлы – кош гриппы сәбәпле. Вирус, бик тиз мутацияләнеп, кошлар арасында таралу гына түгел, кешеләргә дә йогу үзенчәлегенә ия булып килә. Шуңа күрә локаль инфекция бөтен дөнья күләмендәге афәткә әйләнергә мөмкин. ВОЗ эпидемиологы Ричард Пибоди El Pais басмасы хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

— Вирусның кошлардан кешегә күчү куркынычын киметүгә әзер булып торырга тиешбез, – дигән ул.
Медик әйтүенчә, галимнәр киләчәктә кирәк булырдай вакцина эшли башлаган да инде. Эпидемиолог искәртеп үткәнчә, моннан 2-3 ел элегрәк кош гриппы бөтен дөнья күләмендә миллионнарча баш кыргый, шулай ук йорт кошларын юкка чыгарган.

Пибоди кисәткәнчә, үлеп баручы яки үлгән кошларга орынырга ярамый.

Безнең белешмә: Кош гриппы – барлык кош-кортка янардай бик тиз тарала торган вируслы чир. Беренче тапкыр моннан 100 ел элегрәк Италиядә табылган.


Фикер өстәү