Татарстаннан 50дән артыграк егет армиягә киткән

Татарстаннан 50дән артыграк егет хәрби хезмәткә китте. Язгы чакырылышта армия сафларына тәүге озату әле бу. Алар һава-десант һәм Росгвардия гаскәрләрендә хезмәт итәчәк.

«Сез хәрби хезмәтне башлап җибәрәсез. Аны һәрбер ир-ат узарга тиеш. Безнең бурыч – Ватанны саклау. Хәрби-уку белгечлекләрен уңышлы үзләштерүегезне телим! Әйбәт хезмәт итегез!» – дип мөрәҗәгать итте булачак солдатларга республика хәрби комиссары Сергей Погодин.

Май – июль айларында республикадан 3 меңнән артыграк егетне армия сафларына җибәрү күздә тотыла.


Фикер өстәү